TAT Төмән шәһәренгдә булып үткән Себертатар теле көненә карата

 

 

Фарид Ермышев

Праздник явно не удался и явился жалкой тенью прошлогоднего, прошедшего с большим успехом. Не было лидеров НКА татар Р. Зиганшина, конгресса татарР. Насырова, специалиста по делам национальностей Р Насибуллина. Не было выступлений самых «забойных» артистов Клары Кучковской, Муниры Хуснутдиновой, Луизы Сурметовой. Не сказала ни слова и «сладкоголосый соловей» Валима Ташкалова, представляющая конгресс татар.

Видимо, организторы решили саботировать и дискредитировать день сибирскотатарского языка.
Начало было совсем отвратительное. Ведущая , кажется, совсем не знает язык сибирских татар, и говорила на казанском и русском. 
Потом вышел Динар Абукин и понес такую ахинею типа « мы все татары однозназно». Доклад депутата изобиловал бюрократическими оборотами, и был откровенно скучен. Позабавило, что коммунист Абукин большое внимание уделяет «опиуму народов», т.е укреплению связей между духовными управлениями мусульман.
Артисты продолжали петь на казанском, а ведущая говорить.
Я сказал Анасу Гаитовичу, что это цирк. Мы вдвоем пошли к г-же Каримовой для объяснений, почему игнорируется наш язык. Г-жа Каримова выглядела растерянной и напуганной. Видимо, она получила ЦУ сверху.
В следующих номерах артисты спели несколько частушек на сибирскотатарском языке. Хорошее впечатление оставило выступление ансамбля «Добер-шатыр» из Чикчи. Она исполнила наш сибирский танец на высоком профессиональном уровне .
Несколько переломили положение выступления М. Сагидуллина, Н. Уразовой, М. Курманова. Максим научно доказывал, что сибирские татары являются отдельным этносом, отдельным от казанских. Из татарстанской делегации ( они приехали на какой-то семинар по образованию) недовольно зашушукались. 
Затем был блестящий доклад Насии Уразовой о положении сибирских татар. Татарстанская делегация, и вместе с ними Р. Гадиев, Б. Сабирова, В. Ташкалова ушли. Им наши проблемы были неинтересны. Хотя говорилось о проблемах общей татарской школы. Зачем нужно приглашать целые стада казанских, если после них наше положение только ухудшается?
М. Курманов говорил о роли интернета в популизации сибирского языка. 
Понравилось выступление поэтессы Галии Абайдуллиной, которая прочла стихотворение, посвященное Булату Сулейманову, на сибирскотатарском языке.
Огорчило, что не дали слова Анасу Гаитову, ветерану защиты прав сибирских татар.

Гөлнур Вәлиева

Төмәндә үткән төбәкара фәнни-гамәли конференциягә өлкәнең татарлар яшәгән районнарыннан укытучылар җыелды. АларСебертатар теле көнендә дә катнаштылар. Азатлык хәбәрчесе укытучылар фикерен белеште.

– Татарстан республикасы делегациясе катнашы белән уздырылган төбәкара фәнни-гамәли конференцияләр үткәрү Төмән өлкәсендә инде яхшы традициягә әверелде. Мин ел саен шушы чараларда катнашырга тырышам. Чөнки, беренчедән, педагогик хезмәтемдә кирәкле төрле файдалы яңалыклар тупласам, тәҗрибәм белән уртаклашсам, икенчедән, электән таныш булган коллегаларым, дусларым белән очрашам, яңаларын табам, – дип бу чара турында фикерләре белән уртаклашты Вагай районының татар теле һәм әдәбияты укытучылары методик берләшмәсе җитәкчесе, Казанлы мәктәбе укытучысы Асия Зимагулова::

– Конференциянең беренче көне Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгендә үтте. Пленар утырыштан соң, секцияләрдә эшебез дәвам итте. Казан федераль университеты профессоры, әдәбият дәреслекләре авторы Фоат Галимуллин яңа федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча әдәбиятка булган замана таләпләре турында кызыклы итеп сөйләде.
Быелгы уку елында өлкәбездә башлангыч сыйныф укучылары өчен татар теле дәреслекләре өлкә мәгариф һәм фән департаменты ярдәмендә булдырылды. Дәреслек авторы, галим Кадрия Фәтхуллова “Татар теленә өйрәнү чараларын камилләштерү” темасына искиткеч кызыклы, файдалы чыгыш ясады. Башлангыч сыйныф укытучылары өчен автор белән очрашу, аңа сораулар бирү аеруча әйбәт булды. Кырынкүл мәктәбе укучыларының “Без төрле, ләкин без бергә!” (бу мәктәптә 9 милләт баласы укый икән) дип аталган, бик яхшы уйлап төзелгән әдәби-музыкаль композиция күңелләребезне дулкынландырды. Балаларның сәләтләренә сокландык.

Икенче көнне Төмәннең Кырынкүл мәктәбендә 15 ачык дәрес, мастер-класслар үтте. Һәркайсы мактауга лаек иде.

Ә кичен тагын да мәдәният үзәгенә себертатар теле көненә бардык. Анда тавыш күтәреп ясалган рус телендәге чыгышларны тыңлыйсы авыррак булса да, себертатар телендә матур концерт програмын яратып карадык, җирле шагыйрәбез Галия апа Абайдуллинаның шигырьләрен себертатар телендә дә тыңладык. Тарих буенча аспирантурада белем алучы, адвокат Фәүзия Марганованың “Себертатар кызлары” фотокүргәзмәсе дә бик ошады.

Себертатар көнендәге чыгышларда мәктәпләрдә себертатар телен укытырга кирәклеге турында сүзләр булды. “Азатлык” хәбәрчесе укытучыларга татар телен укытуның торышы, сәгатьләр саны, себертатар теле белән әдәби телне бергә укыту мөмкинлеге турында сораулар бирде.

Ялутор районы, Яңа Атьял урта мәктәбе укытучысы, филология фәннәре кандидаты, “Русиянең иң яхшы укытучысы” исемен яулаган Зөлфия Калгаманова:

– Безнең мәктәптә татар телен укучылар бик яратып укыйлар. Барлык 142 укучы да туган телен өйрәнә. Рус арасында яшәп, үз телләрен белмәгән балаларның ата-аналары да каршы килмиләр. Чөнки директор алар белән сөйләшү үткәрә, аңлата, төшендерә.Себертатар телен аерым кертүнең кирәклеген күрмим мин, без барыбер өч телгә тәрҗемә итеп укытабыз. Балалардан сорауга җавапларын әдәби телдә генә бирүләрен таләп итмим. Безнең төп максат: туган телгә мәхәббәт уяту, әхлаклылык тәрбияләү.Районнан килгән психологлар да, башка тикшерүчеләр дә балалар бакчасында, мәктәптә, балалар ник татарча сөйләшәләр дип бәйләнеп караганнар иде. Алар туган телләрендә аралашалар дип аңлатырга туры килде. Бу юнәлештә, үзем татар автономиясе җитәкчесе булганга да, күп эшләргә, күп сүз ишетергә туры килә. Ләкин бирешмәскә тырышабыз.

Асия Зимагулова дәвам итә:

– Мәктәбебездә, гомумән, Вагай районы этномәдәни мәктәпләрендә быел татар теленә ике, әдәбиятка бер сәгать вакыт бирелде. Шул рәвештә икенчедән алып дүртенче сыйныфка кадәр белем алалар. Һәр сыйныфта түгәрәкләр дә эшли. Ә Тугыз урта мәктәбе районда эксперименталь мәктәп булып санала, анда 5нче һәм 6нчы сыйныфларда да өчәр сәгать укытыла. Яңа федераль дәүләт белем бирү стандарты буенча киләчәктә дә шулай укытачакбыз. Ә өлкәдәге этномәдәни мәктәпләрдә өчәр сәгать укыту програмга киләсе елдан кертеләчәк. Бездә туган телләрен яратып, тырышып укыйлар. Мәктәптәге чаралар да татар телендә оештырыла. Ата-аналардан да гел яхшы сүзләр генә ишетәбез.Ә себертатар телен аерым укытуга килгәндә, безнең үзебезнең җирле диалект, Ялуторда үзләренеке. Алай укытып булмый, ботка булып бетә ул. Хәзер дәрестә ике, әле өч телне дә бергә алып барабыз, тәнәфестә һәркем үзенә уңайлы телдә сөйләшә, беркем дә тыймый. Менә гореф-гадәтләрне себертатар телендә бергә үреп бару яхшырак булачак.Вагай районында 900гә якын укучы татар телен һәм әдәбиятын үзләштерә. Татар мәктәпләрен саклап калырга тырышабыз. Абаул тулы булмаган мәктәбендә 34 кенә бала укый. Бу уку елы башында математика укытучысы булмау сәбәпле, мәктәпне ябарга уйлаганнар иде. Директор итеп яшь егетне билгеләделәр, ул укытучыга фатир табып, белгеч алып килеп, авылның яме булып торган белем йортын саклап калды.

Төмән районының Шыкча урта мәктәбе укытучысы, филология фәннәре кандидаты, ике тапкыр “Русиянең иң яхшы укытучысы” исемен яулаучы Гүзәлия Муллачанова:

- Бердәм дәүләт имтиханы тапшыра башлаганнан бирле 10-11нче сыйныфларда татар теленә игътибар кимеде, ә башлангыч сыйныфларда, ата-ана телнең кирәклеген аңламау сәбәпле, кызыксыну сүлпәнрәк бара. Шулай ук беренче сыйныфка үз телләрен бөтенләй аңламаган балалар ешрак килә башладылар. Шуңа да укучылар 6-7 сыйныфларда гына татар телен аңларлык дәрәҗәгә җитәләр. Татар теле укытучысына бик күп көч түгәргә кирәк. Себертатар теле бөтенләй ботка ясаячак. Аны болай да калдырмыйбыз, дәрес саен искә төшерәбез. Программа да зур, бер сәгатьтә генә нәрсә өйрәнә алырбыз икән соң? Мин моңа каршы, ата-аналар да каршы булырлар дип уйлыйм. Мәктәбебездә барлык татар балалары татар телен укыйлар, ә тагын да зуррак үсешләргә ирешү өчен бөтен коллективның да тырышлыгы булырга тиеш.

Төмән шәһәренең Кырынкүл тулы булмаган мәктәбе укытучысы, быел “Русиянең иң яхшы укытучысы” исемен алучы Халидә Кирамова:

– Мәктәбебезгә ата-аналар баласын укырга бирергә гариза алып килгәндә үк татар теле турында сөйләшенә. Алар нинди мәктәпкә килүләрен аңлыйлар. Шуңа да юк-кирәкми диюче юк. Әле шәһәрдән татар телен укыр өчен генә безнең мәктәпкә йөрүче укучылар да бар. Чараларны да татар телендә үткәрергә тырышабыз. Олимпиадаларда да катнашырга омтылабыз. Ә дәрестә мин татар теле белән рус телен чагыштырып бирәм. Укучыларның, шәһәр балалары булганга, туган телләрен белү дәрәҗәләре йомшак.Себертатар телен укытасың дисәләр, мин булдыра алмас идем. Чөнки, беренчедән, Тубыл дәүләт пединститутында безгә галимнәр әдәби телне өйрәткәннәр, себертатар телен укытырга иң элек белгечләр әзерләргә кирәк. Икенчедән, мәсәлән, туган авылым Сәеттә “чәй” дип сөйләшәләр (ә ул себер татар авылы), себертатар теленчә “цай” дип өйрәтергә кирәк була, бу очракта укучы нишләргә тиеш? Педагогик яктан бәхәсле мәсьәләләр күп монда.Минем өчен укучы нинди телдә җавап бирсә дә ярый, татар телен өйрәнүгә күңеле генә төшмәсен, үз телен кире какмасын өчен төрле ысуллар белән эш итәргә тырышам. 270кә якын бала арасында төрле милләт вәкилләре бар.

Бибинур Сабирова

Гөлнур Вәлиева бик вакытлы эшләгән бу әһәмиятле язманы. Төмән төбәгендә туган телебез менә шундый фидакарь, үз һөнәрләре буенча яхшы белгечләр, акыллы, зыялы шәхесләр - татар теле укытучылары көче белән саклана, җәмәгатьчелекнең төшкән эше юк тел мәсьәләләрендә. "Себертатар теле көне" генә түгел, барлык диярлек чаралар урыс телендә үткәрелә, шуңа да карамастан, балалар әдәби телне яратып өйрәнәләр.

Укытучыларның фикерләренә кушып, шуны да өстәргә кирәк, татар теле укытыла торган мәктәпләрдә укучылар: "Безгә әдәби телне өйрәнергә кирәк, үз телебезне без болай да беләбез, онытмабыз",- диләр. Ә инде әдәби телне безгә көчләп такканнар, ул безнең телебез түгел, без аерым халык, дип әйтүчеләр мәктәптә эшләп тә карамаган кешеләр, авылларга да чыгып йөрмиләр алар, халык фикерен белмиләр.

Дөрес әйтә Халидә Кирамова, авыл белән авыл арасында да тел үзенчәлекләре аерылып тора. Ә себертатар теленең саклануына, үсешенә төбәгебездә беркем дә каршы килми, юктан себертатар теле дошманнарын эзләргә кирәкми. Әнә ул телдә һәвәскәр каләм тибрәтүчеләрнең шигырьләр китаплары да басылып чыкты инде, китап чыгарырга алар акчаны әдәби телдә язучыларга караганда җиңелрәк табалар. "Хикмәт" гәзите мәкалә-очеркларда геройларның сүзләрен шул авыл шивәсендә, ягъни себертатар телендә транскрипциягә салып бирүне дә гамәлгә кертте, авыл һәм төбәк тел үзенчәлекләрен саклап язылган мәзәкләр бирелә, бөек тюрколог Радлов шушы якларда җыйган фольклор әсәрләре үрнәкләре себертатар телендә урысчага тәрҗемәсе белән бергә бирелә башланды - гаҗәеп байлык ул, сәнгатьле бай тел, тирән фикер аларда. Алардан да файдаланырга була дәресләрдә, сыйныфтан тыш эшләрдә, иҗади эшләгән укытучылар шулай итәләр дә. Әдәби телне инкарь итүчеләр моңа игътибар да итмиләр, күрмәмешкә сабышалар, урысча чаралар үткәреп, тел булдырабыз, дип уйлыйлар.

Акырып-бакырып кына тел үстереп булмый ул, дуслар. Төмән җирендә татар балаларының 70 проценттан артыгы туган телне өйрәнүдән мәхрүм, әнә шундый тарткалашулар нәтиҗәсендә төбәктә бер татар милли мәктәбе булдырып булмады, 118 татар теле укытылган мәктәптән дә бүгенге көндә 52 генә мәктәп калды. Менә нәрсә турында уйларга кирәк кайнар башлы кешеләргә. Әдәби тел укытылмаган татар авылларында себертатар теле дә юкка чыгып бара, балалар, яшь буын арасында урыслашу көчәя./

."Азатлык Радиосы" сайтында чыккан фикерләр:

кем: Бибинур кайдан: Төмәннән
26.12.2014 17:15
Халисә ханымга һәм "Менә шулай"га җавап.
Халисә ханым! "Хикмәт" гәзитендә мин һәм минем белән бергә булган редакция әгъзалары эшләдми инде, аның мөхәррире - "Яңа сулыш" телетапшыруларын алып баручы Ләйсән Хөрмәтуллина. Миңа бу гәзиттә алга таба да балалар бите һәм татар теле бүлеге, аналитика, проблемнарны күтәреп яктырту бүлекләре саклансын иде, дәвам иттерелсен иде, дип теләргә генә кала. 
"Менә шулай"! Нигездә мин сезнең, гомумтатар әдәби телне инкарь итүегездән гайре, башка фикерләрегез белән тулысынча килешәм. Безнең төбәктә милли-сәяси вәзгыять авыру хәлендә, дип мин дә әйтә килдем, яздым да, шуны бүген дә исбатлап күрсәтә алыр идем.. Себердә әдәби телнең ролен юкка чыгаруыгыз белән һич тә килешә алмыйм. Мин бу мәсьәләне Төмән җирендә 70 нче еллардан бирле фән нигезендә җентекләп өйрәнгән, себертатар авылы мәктәбендә себертатар теле нигезендә әдәби телне укытып эксперимент үткәрү нәтиҗәсендә балаларда ике телгә карата да мәхәббәт уята алу тәҗрибәмнән чыгып фикер йөртүче кеше. 90 нчы еллар башында Өлкә укытучылар белемен күтәрү институты каршында себер татарларының телен, тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнү лабораториясе ачылган иде, Сез әллә оныттыгыз, әллә белми калдыгыз шуны. Себертатар теле буенча дәреслекләр әзерләү өчен бөтен мөмкинлекләр ачылган иде, нәтиҗәдә - себертатар дәреслекләре дә булдырылмады, лаборатория дә ябылды. Әллә шул мөмкинлекләрдән файдалана алмавыгызда да минем, Сез әйткәнчә, "юләр сүзләрем" гаеплеме? Әлифба төзегәндә мин аны икешәр битле итеп, ягъни бер бите әдәби телдә, шул ук текст себертатар телендә булса гына, андый әлифбаны мәктәпләр кабул итәрләр, дигән тәкъдимемне җиткергән идем лаборатория хезмәткәрләренә. Әлифба себертатар телендә генә эшләнелде, һәм аны бер мәктәп тә кабул итмәде. Шуннан гайре себертатар телендә дәреслек булганы юк. Сезнең шуны таныйсыгыз килми, мин әнә "Хикмәт" гәзите аша себертатар телендә язылган үрнәкләрне биреп кенә дә ниндидер өлеш керттем себертатар теленең дәрәҗәсен күтәрү, аны сккларга кирәклекне аңлату өчен. Ә сез нәрсә эшләдегез ана телегезне саклау өчен? Себертатар теле көнендә дә үз ана телегездә сөйләшмәгәч, кемне гаепләргә хакыгыз бар? Хәмит Ярминең Казаннан китерелгән гыйльми мирасы нигезендә кандидатлык диссертациясен яклаган Нәсия Уразова кебекләрнең ярсый-ярсый урыс телендә себертатар теле турында ясаган агрессив чыгышларыннан, "безгә казан телен көчләп такканнар, безнең Идел буе татарлары белән бернинди уртаклыгыбыз юк, без үз телебезне укытырга тиешбез", - дип зәһәрен чәчүдән генә тел үсәр,дип уйлыйсызмы? Татар телен белмәгән, татар телендә бер әсәр дә укымаган кеше генә шул рәвешле акыл сата ала. Әдәби телне "казан теле" дип сөйләүче надан филология фәннәре кандидатлары фикере ориентир икән Сезнең өчен. Кирәкме сезләргә гомумтатар әдәби тел, кирәкмиме - мин шуннан бернәрсә дә югалтмыйм, әдәби телне дә, себертатар телен дә беләм, ә менә сез икесен дә югалтып барасыз, чөнки, үзегез әйткәнчә, күңел ачып кына яшисез, телне саклау өчен бернәрсә дә эшләмисез, әдәби телне инкарь итәсез, ана телегезне сакламыйсыз, урыслашуны кулайрак күрәсез. Ялган сөйлисез, авыллар арасында тел аермалыклары юк, дип. Тубыл районының Лайтамак авылына барып карагыз, Вагай районының Усак авылына, минем кебек, барып җитәргә тырышыгыз. Аларның сөйләмнәрендәге аермалыклар җир белән күк арасындагы кебек ләбаса. Һәркайсының үз үзенчәлекләренә карамастан, Түбән Тәүде районының Казан , Тубылның Лайтамак, Күкрәнде, Вагайның Усакларында бер үк татар теле, алар өчен, Аллага шөкер, бер әдәби тел бар, әдәби телнең кадерен белгән себер татарлары бар әле. 
Ә менә үзегез әдәби телдә язгансыз бит. Булат Сөләйманов та әдәби телдә язды шигырьләрен. Димәк, Булат шигырьләрен уку өчен булса да себер татарларына әдәби тел кирәк икән. Мин Сезнең алдыгызда акланыр өчен язмадым бу юлларны, ялгышуыгызны аңлатыр өчен генә яздым, чөнки аек акыллы себер татарлары - минем якташларым, кардәшләрем, туганнарым, яраткан халкым, һәм мин аларның татар булып калуларын телим.
кем: Халиса кайдан: из Тюмени
09.12.2014 09:17
Исәнмесез, Бибинур апа. Мин газета "ХИКМЕТ"ка яздырган идем, но нигәдер ул килми. Кайда китте газета? Шундый яхшы, балаларга полезный иде. Алар белән бергә укый идек.
җавап
кем: Менә шулай кайдан: Төмән
09.12.2014 22:36
Уф, аллам. Табылды дошман! Татарларның иң куркыныч дошманы себер татарларының теле икән. Ижауда, Ульянда, Нижгородта, Свердлауда, Чиләбедә, Рәсәйнең башка төбәкләрендә татар теле бетә бара, шунда да себер татарлары гаепледер. Татарстанда да татар теленең хәле мөшкел. Әлбәттә, себер татарларының кулы уйный монда!
Без, себер татарлары, үлеп баручы халык. Эшсезлектән, юлсызлыктан, түрәләрнең мәсхәрәләүләреннән иза җигә безнең халык. Эчкечелек, өметсезлек баскан татар авылларын. Үз-үзләренә кул салучылар күп. Мәктәпләрдә урыс теле хөкем сөрә.Телебез шәһәрләрдә беткән. Инде авылларда бетеп бара.
Себер татарларының телен әдәби татар теле саклап бара дигән сүзләр чеп-чи ялган. Әдәби татар теле үзен дә яклый алмый. Ул рус теле белән тапталып, имгәтелгән. Укучыларның әдәби телне белү дәрәҗәләре коточкыч түбән. Әлбәттә, “ачык дәресләрдә” ятлатып куялар инде бер-ике җөмләне, күз буяп. Бер-ике куплет татарча җырласалар, имеш, алар татар телен белгән кебек күренә.
Шулай итеп, әдәби телнең себер татарларының телен саклап калуда бер тиен ярдәме юк. Мин авылыма кайтсам, сорап карыйм укучылардан. Бер шигырь дә белмиләр татарча. Бер китап укымаганнар татарча. Үзебезчә, себерчә сөйләшәләр. 
Мин күп вакыт Кырынкүлдә булам. Мәктәп хәлләрен яхшы беләм. Татарча сөйләшкән укучыны күргәнем юк. Конференциягә җыелган укытучылар күрмәделәрме Кырынкүл мәктәбенең бинасының балалар укытырга яраксыз икәнен? Сизмәделәрме укучыларның татарча белүләре бик чамалы икәнен. Белмәмешкә салынганнардыр. Үз мәктәпләрендә дә хәлләр мактанырлык түгел бит.
Себер татар авылларында сөйләм теле бер берсеннән нык аерылып тора дип әйтү– юләр сылтау. Төмәнгә бар, Тубылга бар, Яркәү, Вагайга бар – бар җирдә бер себер татар теле. Аерма юк диярлек. Ә берничә сүз аерымлыгы ул табигый хәл, ул урыс авылларында да,Татарстанда да була.
Ә урыслаша бару татарча бераз укыту-укытмауга бәйле түгел. Бусы хөкүмәт сәясәте.Атнага бер-ике сәгать татарча укыту урыслашуны бер грамм да тоткарламый. Чөнки без татар мохитендә яшәмибез. Татар мәктәпләре юк.Татарча китаплар юк. Клубларда(булса) татар музыкасына урын юк.Татар телевидениесе юк. Мәктәпләрдә директорлар хөкүмәт сәясәтен куалар. Чаралар хөкүмәт телендә үтә. Укучылар тоялар бит татар теленә карашны. Шуның өчен татарча укырга теләкләре түбән.
118 мәктәпнең 52-сендә генә әз-мәз татарча укытылуга себер телен яклаучылар гаеплеме? Алар яптылармы татар мәктәпләрен? Нигә Бибинур апа мондый юләр сүзләр сөйли?
Татар теленең тамырын 60-нчы елларны чаптылар, мәктәпләрне ябып. Шуннан бирле ул тернәкләнә алмый, корый бара. Ул вакыт себер теле аерым дип берәү дә сөйләми иде.
Өлкәбездә “Яңарыш” дигән бер татар газетасы чыга. Газета дип атарлык түгел, әдәм мәсхәрәсе инде. Сез аны мескенлеккә төшкән халкыбызның проблемаларын күтәрә дип уйлыйсызмы? Тутырып килеп чүп-чар язалар. Тоташ позитив. Әтәч белән күке шикелле, бер-берен мактаудан башлары чыкмый. Анысының юбилее. Монысына орден биргәннәр татар проблемаларын каплаган өчен. Монда концерт, анда фестиваль, тегендә сабантуй. “Яңарыш”ны пенсионерлар газеты дип атыйлар.70-80 яшьлек картлар укый аны. Алар киткәч, газета русскоязычныйга әйләнер. Эчтәлеге шул калыр, тик урыс телендә язарлар.Газетаны бетермәсләр, чөнки бик кулай түрәләргә шундый күндәм, курчак газета.
Мин, себер татары, татар әдәби теленә гашыйк. Бездә аны казан теле дип йөртәләр. Искиткеч гүзәл шигырьләрен яратам. Музыкасын яратам. Ләкин зур гарьлек белән күреп торам, татар теленең нинди мескен хәлдә калганын. Әлбәттә, әдәби татар теле себер теленә комачау ясый дип уйламыйм. Бәлки, ярдәм итә дә алган булыр иде, ләкин үзе дә имгәк хәлендә. Халык бит көчле, горур халыкка тартыла, таяна.
Безгә, себер татарларына, халык булып сакланып калу өчен, хәзер бер генә мөмкинчелек бар. Ул азсанлы җирле халык булып танылу, шуңа таянып, кирәкле хокуклар алу, үз телебездә укыта башлау.Башка чарабыз калмады инде. Мескен Казанга таяну өметсез.
кем: Vener кайдан: fa guberna Nogaj darugasy
07.12.2014 13:25
Дөрөс сүзгә җавап йук дигәндәй, барсы да бу кыска мәкәләдә әйтелгән
Безгә һәрчак аңлап, бу турыда cөйләшеп, киңәшеп, искә төшөрөп торорга кирәктер, йазу (әдәби) тел белән сөйләм телләре икесе ике максатка бара, бер була алмый. Алар икесе дә кирәк, балачактан өйрәнеп калганда, алар үсешкә тамыр булып (образование бирә) ул белемләр тормышта йәрдәм итә. Ирек куйсаң, алар бер берсен бетерүе дә бар, тик моңа карап аларны сугыштырырга кирәкми. Һәр нәрсәнең якшы яман ягы булган кебек, якшы ягын кулланып, яман ягын кулланмау үзе акыл билгесе түгелме (атны да йөгән белән йөртәләр, теләсә кая чапмый). Язу теле белән сөйләм теле икесе дә югары үсешкә җитә, алар сәнгәт йугарылыгындагы төшенчәләр (безгә беренче баскычын мәктәптә өйрәнеп калсак та тормышта дәвам итәләбез). Татарның югары язма тел културасы булган кебек, югары сөйләм теле културасы да булган. Татар халкы кулйазма истәлекләре юк ителгән кебек, бер нинди йазуга (кәгәзгә, аудио, видео) теркәлмәгән авыз иҗаты (дастанчы, акын, чәчән сөйләүче кебек фолклор тел истәлекләре ) әсәрләре дә онытылучан. 1000 әр йыл йәшәгән кебек шартларда яшәмибез. Икесенә ике ми ярымшары эшли дип фаразласак, ике төрле яшәү рәвеше. Язу теле белемне кәгәз кебек нәрсәдә аңлату ысуллары булса (озон сүз китапта якшы), сөйләм теленең үз ысулы (киресенчә озон сүз ысулы белән түгел). Болар бик югары осталыкка җитә, татар университетлары булса алар тиеш була шундый белгечләрне әзерләргә (классик татар китаплары, язу телендә һәм авыз иҗатында (әйтемләр, алкыш дога тестлары) сөйли һәм яза белү осталыгын булдыру). Кеше үз исендә калын китаплы белемне тотып, сөйли дә ала, тыңлаучы күз алдына китерерлек гипнозы да була (кам, шаманлар кебек үк) . Язу теле барысын да язылган сүз ярдәмендә генә бирә. Икесе дә кешегә кирәк. 
Шуңа татар авыз иҗатын да саклау, өйрәнү өчен транскрипсия (ничек әйтелә шулай) белән язып алу, магнитофонга, филемгә төшерү юллары бар (күберәк себертатарына кагыла). 
Татар кул йазма мирасын саклау, өйрәнүнең үз проблемалары бар (күберәк казантатарына кагыла).
Башкырт аталганнар монда йазган буш сүзләргә мин күнектем инде, аларның эше шул. Татарда тыйнак булмаган, оятсыз кешеләр кунак булса да иң ихтирамсыз сандагылар , якасыннан чыгарып урамга салалар. Алар шулай пычрак чебен черки кебек гүләп тора. Эт өрә кәрвән бару кирәк, алар татар тирәсендә йөреп, сүзне икенчегә борып, комачаулап тора, олылар сүзенә кысылып, сүзне бүлеп. 
Татар бит бер халык, башкыртка килгәндә татар теле диалектында сөйләшсә дә, иштәк (остяк) аксенты белән, бер төрки халык та аңламаслык авазлар белән.
Шуңа татар авыз иҗатын да саклау, өйрәнү өчен транскрипсия (ничек әйтелә шулай) белән язып алу, магнитофонга, филемгә төшерү юллары бар (күберәк себертатарына кагыла). 
Татар кул йазма мирасын саклау, өйрәнүнең үз проблемалары бар (күберәк казантатарына кагыла).
Башкырт аталганнар монда йазган буш сүзләргә мин күнектем инде, аларның эше шул. Татарда тыйнак булмаган, оятсыз кешеләр кунак булса да иң ихтирамсыз сандагылар , якасыннан чыгарып урамга салалар. Алар шулай пычрак чебен черки кебек гүләп тора. Эт өрә кәрвән бару кирәк, алар татар тирәсендә йөреп, сүзне икенчегә борып, комачаулап тора, олылар сүзенә кысылып, сүзне бүлеп. 
Татар бит бер халык, башкыртка килгәндә татар теле диалектында сөйләшсә дә, иштәк (остяк) аксенты белән, бер төрки халык та аңламаслык авазлар белән.
Шуңа татар авыз иҗатын да саклау, өйрәнү өчен транскрипсия (ничек әйтелә шулай) белән язып алу, магнитофонга, филемгә төшерү юллары бар (күберәк себертатарына кагыла). 
Татар кул йазма мирасын саклау, өйрәнүнең үз проблемалары бар (күберәк казантатарына кагыла).
Башкырт аталганнар монда йазган буш сүзләргә мин күнектем инде, аларның эше шул. Татарда тыйнак булмаган, оятсыз кешеләр кунак булса да иң ихтирамсыз сандагылар , якасыннан чыгарып урамга салалар. Алар шулай пычрак чебен черки кебек гүләп тора. Эт өрә кәрвән бару кирәк, алар татар тирәсендә йөреп, сүзне икенчегә борып, комачаулап тора, олылар сүзенә кысылып, сүзне бүлеп. 
Татар бит бер халык, башкыртка килгәндә татар теле диалектында сөйләшсә дә, иштәк (остяк) аксенты белән, бер төрки халык та аңламаслык авазлар белән.

Шуңа татар авыз иҗатын да саклау, өйрәнү өчен транскрипсия (ничек әйтелә шулай) белән язып алу, магнитофонга, филемгә төшерү юллары бар (күберәк себертатарына кагыла). 
Татар кул йазма мирасын саклау, өйрәнүнең үз проблемалары бар (күберәк казантатарына кагыла).
Башкырт аталганнар монда йазган буш сүзләргә мин күнектем инде, аларның эше шул. Татарда тыйнак булмаган, оятсыз кешеләр кунак булса да иң ихтирамсыз сандагылар , якасыннан чыгарып урамга салалар. Алар шулай пычрак чебен черки кебек гүләп тора. Эт өрә кәрвән бару кирәк, алар татар тирәсендә йөреп, сүзне икенчегә борып, комачаулап тора, олылар сүзенә кысылып, сүзне бүлеп. 
Татар бит бер халык, башкыртка килгәндә татар теле диалектында сөйләшсә дә, иштәк (остяк) аксенты белән, бер төрки халык та аңламаслык авазлар белән.

 

.