TAT Күкрәнде мәзәкләре PDF Печать E-mail
Литература
11.07.2023 09:24

.       




КҮКРӘНДЕ МӘЗӘКЛӘРЕ 

Хөрмәтле укучыларыбыз! 

 Халкыбыз көр күңелле, мәзәкчән,  җәүһәрләргә тиң уен -көлке белән бизәргә ярата тормышын. Ә мәзәкләр көндәлек тормышта кешеләр арасында аралашу вакытында үзеннән-үзе, табигый рәвештә килеп чыгалар, канатлы гыйбарәләргә  әвереләләр. Һәр халык иҗаты үрнәге кебек, мәзәкләр дә  - халкыбызның күңел көзгесе, аның рухи халәтен, күңеленең дәртен, телгә осталыгын, тапкырлыгын чагылдыра.

Хөрмәтле укучыларыбыз!

Хәтер сандыкларыгызны ачыгыз, алардагы сүз хәзинәсен дөньяга чыгарыгыз! Без  сездән үзегезнең туган авылыгызда, яшәгән төбәгегездә барлыкка килгән мәзәкләрне,  риваятьләрне  һәм башка халык авыз иҗаты җимешләрен җибәреп торуыгызны үтенәбез,  аларны интернет-=журналыбызда бирә барырбыз.

Безнең өчен дә, укучыларыбыз өчен дә ул мәзәкләрнең, әйтемнәрнең һәм башка халык иҗаты әсәрләренең алар туган төбәк сөйләмендә бирелүе әһәмиятле.  Телебезнең төрледән-төрле  үзенчәлекләре – милләт байлыгы бит. Саклыйк милләтебезнең күңеленнән ургылып чыккан җәүһәрләрен!

Бүген сезгә Тубыл районының  Күкрәнде авылы мәзәкләрен тәкъдим итәбез, аларның  әле дәвамы булыр,  дип өметләнеп калабыз. 

 

Төмән өлкәсе Тубыл районының Күкрәнде авылы кешеләре – мәзәккә оста халык.

 Песнең Күкрәнте ауылы кешеләре шутләнкәле (шутить) ярататылар, кеше ауысыннан  цыккан кызык  кәпне эләктереп алып,  аңа мәгънә биреп,  сөйләм теленә кертеп, осак еллар пуе яшәтәтеләр. Үсләренә пашка песнең ауыл мәсәкләре, аларта кешене мәскәрәгә алу та йук, усаллык та, яманлы та йук, йөрәк түреннән цыккан йылы елмаю аша килеп цыгатылар алар.   

 Сөт булмаса, каймак та ярый

Касан (Казан) йакларыннан килгәннәр  парлыкка китергән   Кысылъяр  авылына  укытуцы пулып киткән. Ул өмере пуе мәктәп директоры пулып эшләте, ша ауылның Рәхилә исемле пер сылу  кысына өйләнте, алар өц кыс, дүрт  ир пала тәрбияләп үстертеләр.  Оцрашкан цакларыбыста тыңлап туя алмайты итек  Рәхилә йеңкәвеснең әдәбицә сөйләүен, пескә кысык пулаты ите. Первакыт Күкрәнтегә аларның  яшүсмер яшентәге  уллары Сәгыйт килгән оннасына кунакка – Хәлимә картинәбескә.  Пер көнне әйтәте оннакасына Сәгыйт:

 - Әбием, минем сөт эчәсем килә.  

Хәлимә картинәбес сөт алып менгәле тип, итән астыга төшеп китәте. Сәгыйт аның артыннан итән асты төпкә килеп цүгәләйте тә, пашын аска сусып кыцгыраты:

- Оннакау,  сөт булмаса, каймак та ярый!

Сәгыйткә инде 70 яшь,  ә бу сүзләре мәгънәле әйтемгә әверелеп, әле дә булса авыл халкы теленнән төшми

 Пескә пиш аруслы пулса та ярайты  

     Күкрәнтегә йәйләрен коры юл юк. Тубыл-Төмән трактынта Тубылтан 40 цагрымлап ераклыктагы Кутарбитка ауылына килеп йеткәц, күлләр, аларны тоташтырган тар гына каналлар пуйлап көймәтә паргалы кәрәк, самолетлар та оцаты. Кышкы юл төшкәц, элек атлар пелән генә йөрегәннәр, кәсер машиналар та йөрите инте.

      Дәүләтбикә оннабысның өмере осын пулты, йегәрле ите, оллы яшькә йеткәц тә, төнья кәлләре, яңалыклар пелән кысыга,үсенең фикерен  әйтеп калгалы тырышатыгын ите.  Пер йәйне күлләр аша көмәтә кайтып, Кутарбитка кадәр “Икарус” автобусынта кайттым, тип әйтепмен. Оннабысның колагына кереп калыпты “Икарус” сүсе.  Картатабыска  икетән туган  – атаклы кәп остасы Кави бабабыс пар ите. Ша көннәртә ул оннам янына кереп утырыпты. Оннам пер яңа кәбәр йеткергесе килеп, эшлекле төс пелән әйтәте аңа:

      - Кави, яңа аптаус цыгыпты, ике аруслы игән.

Кави әкә йомшак тыныц тауышы пелән әйтеп пирәте:

- Йеңкә, пескә инте пиш аруслысы  пулса та ярайты.

 Кемдер аңлашмый ялгышрак сүз әйтеп куйса, Күкрәнде кешеләре: “Пескә пиш аруслы пулса та ярайты”, -  дип куялар, һәм һәркем аңлый бу сүзләрнең нәрсә аңлатканын. 

 Дуйгандыр

 Сирачеттин исемле туганыбыс пар ите, авыл калкы аны Сира, дип кенә атайты ите, пестә шалай исемне кыскартып әйтү адәте пар. Аның ясмышы та мистикага пәйле шигеллерәк пулты. Сугышта каты яраланып, Ташкент госпиталенә эләккән, шанта пер аягын кискәннәр. Картайгац, анта китеп яшәгән улына кунакка барып, шанта үлеп калты, әйтерсең лә, аягы янына парып яткысы килгән.  Әле ауылта яшәгәнтә,  пер аягы пелән пулса та, күп эшләгән, күлтән цыкмаган. Песнең Күкрәнте кешесе ни, күлсес яши алмайты,  нитәй ауыр кәлтә пулса та, көймәгә утыраты та, палык тотаты. Күлләр кән Күкрәнте тирәсентә. Сира бабай бер күл пуента избүшкә  тә салып куйган ите,   шанта палык тотып ятаты игән.

Первакыт ауылыбыска Касан (Казан) ягыннан пер кунак килеп төшепте, ә инте циттән килгән кунакны  Күкрәнте кешесе күл күрсәтмәй пушатмайты. Кунакны  Сира бабай янына алып китәтеләр пылар. Ул тоткан палыгыннан пәдрә тутырып шурпа пешерепте, кунакларга утыртыпты. Касаннан килгән кунак тың яратыпты табан палыгын,  ашайты та ашайты игән пы, кунакны алып килгәннәрнең персе Күкрәнтецә кыстайты та кыстайты:

- Аша, аша…

Ә палык петеп параты. Әллә үсе туймай калган Сира бабай, авылташының кунакны артык кыстауына түсемлеге петеп, әтәбиләштергесе килеп,  яңкыратып әйтеп салаты:

- Дуйгандыр!

Әле тә, туры килгәнтә, “ туйган”  тимәйбес, “дуйгандыр”  тип кенә әйтеп куйабыс

 Посау ялаган  

 Күкрәнтетә көцкенә паллар та мәсәк цыгаратылар. Күкрәнтетә йәйелебрәк торган киң кашны “посау ялаган каш” тип кәпләйтеләр.

Кецегәм Әкрамгә  9-10 яшь пулган пулыр. Аннан пырас оллырак Рият туганыбысны пик тә яраткан пулса кәрәк. Риятнең цацлары сары пулса та, сысылгантай кара кашлары күс яуларын алыртай матур ите. Әкрам пелән песнең алай күпереп тормайты, йәйелеп киткән кашлар.

Первакыт пескә Рият килеп керте. Уйлап та тормаен, Әкрам шунтук мәсәкләп алты:

- Рият, синең кашларың матур куй. Ә менә  апамныңкы  антай  түгел.

Ул әле цәңкелцәктә ятканта өйгә посау кереп, аның кашларын ялап цыгып киткән, шаңа аның кашлары синекетәй матур түгел.

-  Ә-ә, шалай пулыпма, посау ялаганма? - тип, Риятнең ачәпләнүе,үсе пер мәсәккә әверелеп киткән ите.  

 Инте Хөппенисәгә ялынмайтыгын  

 Күкрәнтетән ерак түгел, күлләр аша гына,  Ләцек тигән ауыл пар. Аның күлләре палыклырак, тип әйтәтеләр, песнең ауыл кешеләре анта парып елым тарткалы ярататылар.  Миначеттин тигән кешенең  Хөббенисә исемле әбәсе Ләцеккә кияүгә цыккан.

Шанта палык ошлагалы киткән Миначеттин, әбәсентә ашанып-эценеп торган. Йөрите ийән  Миначеттин күлгә палык ошлагалы, ә ятьмәсенә палык кермәйте. Әбәсе көн тә палык пешереп ашататы кецегәсенә. Шалай перникадәр вакыт үтеп китәте. 

Пер көнне палык якшы эләгепте йылымына, шатланып алып кайтып әбәсенә пешертәте палыгын Миначеттин.  Ша палыкны пергәләшеп утырып ашаганнан суң:

- Инте Хөппенисәгә ялынмайтыгын куй, - тигән. 

Перәй нимәне уңышлы кылып, мактангысы килгән кеше,  уенын-цынын пергә кушып, «Инте Хөппенисәгә ялынмайтыгын» тип кенә куйаты Күкрәнтетә.

 

САНИЯ

 

Төмән

 

 

.